https://tnv.ru
16 Ноябрь 2026, 15:48

Без хәзер Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуына күчәбез. «Исәнмесез» дип күрешүдән башланган очрашу — «сездә хәлләр яхшы, алга таба да шулай булачагына ышанам» дип тәмамланды. Мәскәүдә Республика җитәкчесе — 2026нчы елда төбәкнең төп үсеш күрсәткечләре турында мәгълүмат җиткерде. Бу очрашу — шушындый форматта быел икенчесе. Июнь аенда җитәкчеләр АСЕАН форумыннан соң аралашты.
Бу атнадагы очрашу чагыштырмача кыска булды, әмма эчтәлеге буенча ул мәгълүматка бай иде. Чынлыкта без монда елга беренче нәтиҗә күрдек һәм күпчелек күрсәткечләр икътисадка кагылышлы булды. Үзенчәлеге шунда — Рәис ил башлыгына — төбәкләр өчен мөһим булган берничә проблеманы атады. Әйтик, ашлык экспорты, аның бәясе һәм логистика. Шулай ук, муниципаль оешмалар карамагындагы техниканы ремонтлау һәм яңаны алу.
Очрашуда яңгыраган мәгълүматны Илгиз Шәкуров белгечләр белән берлектә анализлады.

Бүлешергә
Комментарии 0