Онлайн трансляция

Свернуть

Ркаил Зәйдулла: Без телебезне зур тизлек белән югалта барабыз

Ркаил Зәйдулла: Без телебезне зур тизлек белән югалта барабыз

https://tnv.ru

28 Ноябрь 2019, 13:56

410

0

"Миңа татар теленә каршы яшерен сугыш барган кебек тоела", диде депутат.

Ркаил Зәйдулла: Без телебезне зур тизлек белән югалта барабыз
Татарстан Республикасы Дәүләт Думасы депутаты Ркаил Зәйдулла Татарстан Парламенты утырышында татар теленә карата, дөресрәге аның аянычлы хәлдә булуы хакында чыгыш ясады. 

"Без телебезне зур тизлек белән югалта барабыз. Теле юкның иле юк, дигән борынгы бабаларыбыз. Димәк, теле бетсә милләт тә, аның дәүләтчелеге дә үзеннән-үзе юкка чыга. Ләкин халыкта кеше кебек, аның яшәү, исән калу инстинкты бар. Бер халыкның да үз ирке белән телен югалтасы килми. Әмма милли мәгарифне юкка чыгаралар икән, халыкның да үз телен, үз мәдәниятен сакларлык көче калмый", диде Ркаил Зәйдулла.

Депутат Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның кайбер илләрдә рус теленә каршы "сугыш" алып барыла дигән сүзләренә басым ясады һәм "Бик дөрес сүзләр, ләкин бу бит бар телләргә дә карый. Һәркемгә дә үз теле якын. Миңа да менә татар теленә каршы яшерен сугыш барган кебек тоела", - диде ул. 

Ркаил Зәйдулланың әйткән фикерен тулысынча түбәндәге видео аша карый аласыз.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров