https://tnv.ru
12 Март 2020, 18:33
347
0
Депутат фикеренчә, безгә бераз батырырак булырга кирәк, чөнки чигелүнең дә чиге булырга тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт Думасы депутаты Рамил Төхвәтуллин парламент утырышында Конституциягә төзәтмә кертелү турында чыгыш ясады.
“Россия дәүләтен күпсанлы милләтләр тәшкил итә. Бүгенге көндә алар федерациянең нигезе булып тора. Илдә 193 милләт вәкиле яши. Алар 277 телдә, шул исәптән диалектларда аралаша. Билгеле, Россиянең 82 % рус милләте тәшкил итә. Илнең төп дәүләт теле рус теле булу да табигый хәл. Шулай да, Россиянең төп хокукый актына бер халыкка гына, бер телгә генә сәяси статус бирү гадел эш түгел дип уйлыйм. Бу минем фикерем генә түгел, битараф булмаган милли республикаларның да фикере шундый. Киләчәктә илебез җитәкчеләре төзәтмәләр нигезендә кабул ителәчәк законнарда милли республикаларның да мәнфәгатьләрен искә алырлар дип чын күңелдән өметләнәбез”, - дип белдерде Рамил Төхвәтуллин.
Депутат фикеренчә, безгә бераз батырырак булырга кирәк, чөнки чигелүнең дә чиге булырга тиеш.
“Россия дәүләтен күпсанлы милләтләр тәшкил итә. Бүгенге көндә алар федерациянең нигезе булып тора. Илдә 193 милләт вәкиле яши. Алар 277 телдә, шул исәптән диалектларда аралаша. Билгеле, Россиянең 82 % рус милләте тәшкил итә. Илнең төп дәүләт теле рус теле булу да табигый хәл. Шулай да, Россиянең төп хокукый актына бер халыкка гына, бер телгә генә сәяси статус бирү гадел эш түгел дип уйлыйм. Бу минем фикерем генә түгел, битараф булмаган милли республикаларның да фикере шундый. Киләчәктә илебез җитәкчеләре төзәтмәләр нигезендә кабул ителәчәк законнарда милли республикаларның да мәнфәгатьләрен искә алырлар дип чын күңелдән өметләнәбез”, - дип белдерде Рамил Төхвәтуллин.
Депутат фикеренчә, безгә бераз батырырак булырга кирәк, чөнки чигелүнең дә чиге булырга тиеш.
Бүлешергә
Комментарии 0