https://tnv.ru
19 Январь 2024, 12:12
71
0
Татарстанда 2023нче елда 26 төрдәге инфекция буенча авыручылар саны кискен арткан. Коклюш йоктыручылар 10, кызамык диагнозы куелган кешеләр саны 146 тапкыр күбәя.
Татарстанда беренче мәртәбә узган ел 12 кеше бруцеллез белән авырган. Алар барысы да терлекләре зарарланган хуҗалыкларда эшләүче хезмәткәрләр була. Бу фактлар турында Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең еллык коллегиясендә җиткерделәр. Күпчелек авыруларның сәбәбе - кешенең пандемиядән соң иммунитеты төшү, санитар таләпләрне үтәмәү һәм прививканы инкарь итү.
Йогышлы чирләрдән саклану, балалар арасында симерү очракларын киметү, сыйфатсыз ризыкны сатуга чыгармау. Көн үзәгендәге мәсьәләләр хакында - Гөлназ Сәйфетдинова.

Бүлешергә
Комментарии 0