https://tnv.ru
25 Январь 2024, 12:00
168
0

Рөстәм Миңнеханов Казанның икенче хосписында булды, ул февральдә тапшырылачак. Фотоларны Республика Рәисе үзенең телеграм-каналында бастырып чыгарды.

"Бу мөһим эштә катнашкан һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. Медицина ярдәменнән тыш, хосписта мәчет һәм чиркәү оештырылган. Авыр хәлдә калган кешеләргә шундый ярдәм кирәк», — дип язган Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавиловка рәхмәт белдерде. Нәкъ менә аның ярдәмендә Казанда икенче хоспис барлыкка киләчәк.
Фото: t.me/rustamminnikhanov

Бүлешергә
Комментарии 0