Онлайн трансляция

Свернуть

Яр Чаллыда авыру уч төбеннән 13 ел үскән шешне кискәннәр

Яр Чаллыда авыру уч төбеннән 13 ел үскән шешне кискәннәр

https://tnv.ru

24 Июль 2024, 12:40

438

0

Яр Чаллыда авыру уч төбеннән 13 ел үскән шешне кискәннәр
Яр Чаллыдагы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе травмпунктында 85 яшьлек авыруның уч төбендә бәрәңге зурлыгында үскән шешне кискәннәр. Ул аны 13 ел дәвамында алдырмаган. Бу хакта медицина учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хатын-кыз шештән арынырга ашыкмаган. Медицина ярдәменә дә ул шешнең көндәлек тормышта - бәрәңге әрчегәндә комачаулый башлагач кына мөрәҗәгать иткән.

Липоманы алу буенча операция 25 минут дәвам иткән. Табиблар тукымаларны гистологик тикшерүгә җибәргәннәр.

Фото: t.me/bsmp_nabchelny

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров