Онлайн трансляция

Свернуть

Чирдән саклыйбыз дип, кошчылык тармагын юкка чыгарырга мөмкиннәр

Чирдән саклыйбыз дип, кошчылык тармагын юкка чыгарырга мөмкиннәр

https://tnv.ru

23 Сентябрь 2024, 11:05

18

0

Чирдән саклыйбыз дип, кошчылык тармагын юкка чыгарырга мөмкиннәр
Чирдән саклыйбыз дип, кошчылык тармагын юкка чыгарырга мөмкиннәр. Бүген Татарстан фермерлары шулай дип чаң суга. Хәзер Россиянең авыл хуҗалыгы министрлыгы яңа ветеринар таләпләр проектын әзерли. Ул кабул ителсә, шәхси һәм фермер хуҗалыклары үз утарларын зур кошчылык комплекслары кебек үк җиһазларга тиеш була. Ләкин, бу - артык кыйммәткә төшә һәм авылда андый зур җирләр юк.

Әлеге четрекле мәсьәләне Яр Чаллыда узган фәнни-гамәли конференциядә күтәрделәр. Биредә Идел буе төбәкләреннән кош үстерүчеләр җыелды. Проблеманы ничек хәл итәргә уйлыйлар? Теманың дәвамы Инзилә Хөсәенова репортажында.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров