Онлайн трансляция

Свернуть

БРИКС саммиты вакытында Казан поликлиникалары көчәйтелгән эш режимына күчә һәм бер сәгатькә озаграк эшли

БРИКС саммиты вакытында Казан поликлиникалары көчәйтелгән эш режимына күчә һәм бер сәгатькә озаграк эшли

https://tnv.ru

21 Октябрь 2024, 12:16

15

0

БРИКС саммиты вакытында Казан поликлиникалары көчәйтелгән эш режимына күчә һәм бер сәгатькә озаграк эшли
БРИКС саммиты вакытында Казан поликлиникалары көчәйтелгән эш режимына күчә. 22 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр табиблар өйгә ашыгыч чакыруларны гадәти графиктан бер сәгатькә озаграк кабул итәчәк. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр

БРИКС саммиты көннәрендә балалар поликлиникалары өчен чакырулар 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк. Өлкәннәр поликлиникалары өчен кабул итү 8:00 сәгатьтән 20:00 гә кадәр үткәреләчәк.

Шул рәвешле, өйдә кичектергесез медицина ярдәме балаларга 20:00 сәгатькә кадәр, ә өлкәннәргә 21:00 сәгатькә кадәр күрсәтеләчәк.

Шулай ук ашыгыч ярдәм хезмәте эше дә көчәйтеләчәк. Казанга өстәмә рәвештә 47 ашыгыч ярдәм бригадасы киләчәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров