https://tnv.ru
13 Ноябрь 2024, 11:54
34
0
"Медицина - ришвәтчелек киң җәелгән тармак". Быел татарстанлылар арасында уздырылган сораштыруда һәр бишенче кеше шулай дип җавап биргән. Анда 3 мең кеше катнаша.
Кичә журналистларга шундый очраклар турында сөйләделәр. Кайбер табиблар бушлай күрсәтергә тиешле медицина ярдәме өчен акча сорый. Ришвәт алып - эшкә яраксызлык турында ялган белешмә бирәләр.
Әлмәттә, махсус комиссия килеп тикшергәнче, мобиль сырхауханә бер кешене дә кабул итмәгән. Ел башыннан Татарстанда сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәләрендәге коррупция белән бәйле 170тән артык җинаять эше ачылган. Тулырак - Лиана Бәхтиева репортажында.
Бүлешергә
Комментарии 0