https://tnv.ru
03 Декабрь 2024, 11:05
37
0
Казанда мобиль диспансеризация пунктлары эшләгән айда 6422 кеше бушлай тикшерелгән. Алар арасында 3933 кеше диспансеризация узган, тагын 570 кеше профилактик тикшерү узган.
Күчмә диспансеризация кысаларында табиблар 5875 рентгенология тикшеренү үткәргән: 3948 флюорография һәм 1927 маммография.
Казанда мобиль диспансеризация пунктлары ноябрьдән үк эшли. Алар 20 һәм 21 номерлы поликлиникаларга, шулай ук 7 нче шәһәр хастаханәсенә беркетелгән шәһәр кешеләрен 6:00 дан 22:00 гә кадәр кабул иткәннәр. Тулы тикшеренү «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Шәһәр мэриясе казанлыларны тикшерү узу өчен яшәү урыны буенча беркетелгән поликлиникага мөрәҗәгать итеп булганны искә төшерә.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0