Онлайн трансляция

Свернуть

Кукмарада чаңгы шуганда егылып имгәнгән кызны РКБга вертолет белән алып килделәр

Кукмарада чаңгы шуганда егылып имгәнгән кызны РКБга вертолет белән алып килделәр

https://tnv.ru

22 Январь 2025, 17:00

324

0

Кукмарада чаңгы шуганда егылып имгәнгән кызны РКБга вертолет белән алып килделәр
Кукмарада чаңгы шуганда егылып имгәнгән 21 яшьлек кызны РКБга вертолет белән алып килделәр. Бу хакта "Татарстан хәбәрләре" хәбәрчеләре җиткерә.

Таудан төшкәндә ул агачка бәрелә. Нәтиҗәдә, баш мие җәрәхәтләнә, бот сөяге сына, үпкә һәм йөрәгенә зыян килә. Бу хәлендә кызны күчереп йөртү куркыныч булган. Шуңа, башта районның үзәк хастаханәсенә Казаннан табиб чакырталар.

 Республика клиник хастаханәсеннән нейрохирург Сергей Огурцов килә. Ул гематомаларны алганнан соң авыруның хәле тотрыкланган. Һәм аны Казанга санитар авиация ярдәмендә күчерергә карар кылалар. Биредә инде башка төр операцияләр ясала.

Кыз аңына килгән, үзе сулый.

Фото: t.me/rkb_tatarstan

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар