https://tnv.ru
25 Март 2025, 10:44
61
0

Казанлылар яңа эш атнасын сырхауханәләрдә чираттан башлады. Табибка керер өчен, берәр сәгать көтәргә туры килә.
Атна дәвамында башкалада грипп һәм ОРВИ диагнозы 10 мең кешегә куелган. Димәк, шуның кадәр кеше эштән һәм укудан азат ителгән.
Казанда зурлар арасында авыручылар күрсәткече - эпидемия чигеннән 30 процентка югары. Бу хәлнең сәбәпләре турында бүген Казан мэриясендә сөйләштеләр. Авыручылар саны 9нчы атна рәттән арта һәм мартта иң югары күрсәткечкә җиткән. Рүзәл Шәрипов иртән башкала сырхауханәләренә юл алды.

Бүлешергә
Комментарии 0