https://tnv.ru
21 Май 2025, 13:23
333
0

Балтач районында вәхшиләрчә кыйналган табибны өенә - дәваланырга чыгарганнар.
Юл читендә әйләнеп капланган машинаны күреп, ярдәм итәргә туктаганнан соң - үзе хастаханәгә эләккән Аяз Мәҗитов белән булган хәл узган атнада социаль челтәрләрдә шау-шу уятты.
Машина регистраторы кадрларыннан күренгәнчә, аны бер төркем яшьләр кыйный. Республиканың Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, бу 18-21 яшькәчә егетләр була. Әлегә дүртесен тоткарлаганнар.
Мәҗитовлар гаиләсе гаеплеләрнең тиешле җәзасын алуына өметләнә, ә Республиканың табиблар даирәсе — ир-атка кул күтәрүчеләрне гаепләп чыкты.

Бүлешергә
Комментарии 0