Ни өчен Казанның кайбер сырхауханәләрендә түләүле хезмәт күрсәтү бүлекләрендә чират барлыкка килгән?
https://tnv.ru
04 Август 2025, 11:11
32
0

Көзгә кадәр, машина йөртү таныклыгын алыштырып калам диючеләр, Казанның кайбер сырхауханәләрендә - түләүле хезмәт күрсәтү бүлекләрендә чират китереп чыгарган. Алар монда табибтан белешмә алырга килә. Әле язын гына белгечләрне ярты сәгатьтә йөреп чыксалар, хәзер ярты көн уза, бер көндә җитешмәүчеләр дә бар икән.
Чиратның иң озыннары - “Бердәм тәрәзә” форматында хезмәт күрсәтүче клиникаларда, дип сөйлиләр. Чөнки монда барлык табибларны бер җирдә үтәсең. Бүген Гөлназ Сәйфетдинова сырхауханәләргә юл тотты һәм бу хәлнең сәбәпләрен ачыклады.
Бүлешергә
Комментарии 0