https://tnv.ru
18 Август 2025, 12:50
179
0

Кайбер дару препаратлары социаль хезмәтләр исемлегенә керә. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы Татарстанда нинди гражданнар категориясенең даруларны бушлай алырга хокукы булуын атады:
- инвалидлыклары булган кешеләр;
- сугышчан хәрәкәтләр ветераннары;
- Бөек Ватан сугышы ветераннары;
- нацист лагерьларының элеккеге тоткыннары;
- аварияләр яки атом-төш сынаулары аркасында радиация йогынтысына дучар булган гражданнар;
- Советлар Союзы яисә Россия Федерациясе Геройлары;
- Социаль хезмәт геройлары, шулай ук Дан һәм Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалерлары.
Нинди даруларны бушлай алырга мөмкин
- тормыш өчен кирәкле дип табылган дарулар;
- дәвалау өчен кирәкле медицина эшләнмәләре;
- сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус дәвалау туклануы.
Фото: ru.freepik.com
Бүлешергә
Комментарии 0