Онлайн трансляция

Свернуть

Миңнеханов медицина хезмәткәрләренә 140 яңа машина тапшырды

Миңнеханов медицина хезмәткәрләренә 140 яңа машина тапшырды

https://tnv.ru

28 Август 2025, 17:54

91

0

Миңнеханов медицина хезмәткәрләренә 140 яңа машина тапшырды
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикабызның медицина оешмаларына 100 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле, 40 җиңел автомобиль, шулай ук сәламәтлек саклау учреждениеләренә 5 мең берәмлек компьютер техникасы кайтаруга сертификат тапшыру тантанасында катнашты.

"Без барлык медицина хезмәткәрләренә үз эшләрен намус белән башкарганнары өчен чын күңелдән рәхмәтле! Барыгызга да исәнлек-саулык һәм эшегездә зур уңышлар телим. Хәерле сәгатьтә!", - дип яза Татарстан Рәисе үзенең телеграм каналында.

Татарстан лидеры билгеләп үткәнчә, сыйфатлы сәламәтлек саклау - гражданнарыбызның яшәеш сыйфатын яхшырта.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар