https://tnv.ru
29 Сентябрь 2025, 14:40
51
0

Көннәр суытып, чын көз килүнең төп билгесе - салкын тиеп, авыручылар саны кискен арту. Узган атнада Россия буенча ОРВИ йоктыручылар 900 меңгә җиткән. Аңа кадәрге атна белән чагыштырганда, 30 процентка артыграк.
Татарстандагы саннарга күз салыйк. Сентябрьнең беренче атнасында авыручылар 8 мең тирәсе булса, ике атна эчендә алар ике тапкырга артып 15 меңгә җиткән. Ләкин белгечләр моны - сезонлы күренеш, ди.
Сезонлы авыруларга каршы торуның иң нәтиҗәле юлы - вакцина ясату икән. Ләкин әлегә планлаштырылган 2 миллион ярым кешенең 955 меңе генә прививка кадаткан. Авыруның иң күп теркәлгән чоры - декабрь уртасына туры килер дип фаразлыйлар. Хәзер сырхауханәләрдә хәл ничек? Инзилә Хөсәенова күзәтүен карыйк.
Бүлешергә
Комментарии 0