https://tnv.ru
08 Октябрь 2025, 11:28
828
0

Васильевоның Мәктәп урамында 13 яшьлек кыз кан басымын төшерә торган 10 дару төймәсе эчкән. Медиклар агуланган кызны балалар хастаханәсенә алып килгән.
Яшел Үзәнненң Сәйдәшев урамында да бәхетсезлек очрагы теркәлгән. 43 яшьлек хатын-кыз өстенә кайнар май аударган. Куллары, аркасы, бите пешкән зыян күрүчене хирургия бүлегенә китергәннәр.
Медикларны Фрунзе урамында битен сукбай эт тешләгән 13 яшьлек малай янына чакырганнар. Зыян күрүче травматологиягә китерелгән.
Шәһәр мәктәпләренең берсендә 13 яшьлек малайны укучылар кыйнаган. Умыртка сөягенә зыян килгән яшүсмерне травматология бүлегенә алып килгәннәр.
Фото: ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0