https://tnv.ru
09 Октябрь 2025, 17:59
30
0

Бүген Республиканың клиник хастаханәсенә яңа баш табиб билгеләнде. Бу вазыйфага Марат Гатауллин керешә, дип хәбәр итә "Татарстан хәбәрләре".
Моңарчы 10 ел дәвамында ул Республиканың йогышлы авырулар клиникасын җитәкләде. Бүген аны коллективка вице-премьер Ләйлә Фазлыева белән сәламәтлек саклау министры Әлмир Абашев тәкъдим иттеләр. Әлмир Абашев әлеге вазыйфага кичә билгеләнгән иде һәм менә бүген беренче яңалыкны игълан итте.
Марат Гатауллин - Казанның медицина университетын тәмамлаган, Татарстанның атказанган табибы. Ул йогышлы авырулар хастаханәсе белән идарә иткән чорга - коронавирус пандемиясе туры килде. Авыру белән көрәштеләр, махсус төзелгән яңа бинага күченделәр.
Фото: rkib-tatar.ru
Бүлешергә
Комментарии 0