Онлайн трансляция

Свернуть

Могҗизага тиң операция: бер төн эчендә донор йөрәге табып, үлем хәлендәге ирнең гомерен саклап калганнар

Могҗизага тиң операция: бер төн эчендә донор йөрәге табып, үлем хәлендәге ирнең гомерен саклап калганнар

https://tnv.ru

03 Декабрь 2025, 12:40

5

0

Могҗизага тиң операция: бер төн эчендә донор йөрәге табып, үлем хәлендәге ирнең гомерен саклап калганнар
Могҗизага тиң операция. Казан белән Мәскәү табиблары, бер төн эчендә донор йөрәге табып, үлем хәлендәге ирнең гомерен саклап калган. Аны башкаланың 7нче хастаханәсенә - инфаркттан соң алып килгән булалар.

Операция ясыйлар, әмма хәле тагын да авырая. Шунда - пациентка яңа йөрәк күчереп утыртырга кирәклеге ачыклана. Әмма донорны алай тиз генә табып буламыни?! Кешеләр айлар буе чират көтә. Тик бу кешегә Россия генә түгел, дөнья медицинасында бик сирәк була торган бәхет елмайган.

Мәскәүдә донор барлыгын әйтәләр. Вакыйгаларның алга таба ничек булуын Нәфисә Минәҗева сөйли.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар