Онлайн трансляция

Свернуть

700 меңнән артык казанлы гриппка каршы вакцина ясаткан

700 меңнән артык казанлы гриппка каршы вакцина ясаткан

https://tnv.ru

09 Декабрь 2025, 17:59

3

0

700 меңнән артык казанлы гриппка каршы вакцина ясаткан
Казанда гриппка каршы коллектив иммунитетка ирешү өчен әлеге эпидемия сезонында 704 мең 539 шәһәрлегә вакцина ясалган. Шуларның 500 мең 59 ы – өлкәннәр, тагын 204 мең 480 е – балалар. Алынган вакцина 100% ка тотылган, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

 Ноябрьнең соңгы атнасында грипп белән авыручылар саны өч тапкырга арткан һәм 363 очрак тәшкил иткән. Шәһәрнең медицина оешмалары кискен респиратор вирус инфекциясе һәм грипп белән авыручылар саны артуга тулы әзерлек режимында, дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илназ Әхмәдиев.

Спикер билгеләп үткәнчә, 3 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге балалар арасында авыру очраклары үсешенең уңай темпы ноябрь башыннан башланган. Алдагы өч атна дәвамында күрсәткечләр үсүен дәвам иткән, әмма инде барлык яшь төркемнәрендә дә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар