https://tnv.ru
11 Декабрь 2025, 17:02
0
0

Татарстанда грипп белән авыручылар саны арта. Узган атнада гына да чирләүчеләр ике тапкырга күбәя төшкән. Декабрь башыннан җиде көн эчендә - 696 очрак теркәлә. Аңа кадәр 363 кенә булган.
Республикада гонконг штаммы өстенлек итә. Ул аеруча йогышлы булуы белән аерылып тора, кеше бик тиз авырый башлый диләр. Тән сызлый, югары температура күзәтелә. Баш авырта, коры ютәл башлана. Яр Чаллыда кайбер мәктәпләрдәге сыйныфларны өйдән торып укуга күчергәннәр. Чөнки авыручылар саны 25 проценттан күбрәк икән.
Кама балалар медицина үзәгендә вакытлыча карантин гамәлдә. Анда пациентлар янына керергә ярамый.
Тулырак "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласыз.
Фото: Сгенерировано ИИ

Бүлешергә
Комментарии 0