Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Камада бер минут эчендә тәңкә йоткан баланы коткардылар

Түбән Камада бер минут эчендә тәңкә йоткан баланы коткардылар

https://tnv.ru

17 Декабрь 2025, 09:52

Түбән Кама балалар район хастаханәсендә ялгыш акча йоткан өч яшьлек баланы коткарганнар. Баланы ашыгыч рәвештә медицина учреждениесенә китергәннәр. Диагноз рентген ярдәмендә расланган.

Балалар хирургы-эндоскопист Игорь Шогоров балага зыян салмаслык операция уздырган һәм үңәчтән нибары бер минут эчендә акчаны чыгарган. Икенче көнне үк баланы өенә кайтарып җибәргәннәр.

Табиблар сүзләренчә, әти-әниләренең баланы тиз арада хастаханәгә алып килүләре җитди заян салудан коткарып калган.

Хастаханә табиблары ата-аналарны уяу булуны сорый. 



Фото: t.me/tatmedicina

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар