Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда бер атна эчендә гонконг гриппының 149 очрагы теркәлгән

Татарстанда бер атна эчендә гонконг гриппының 149 очрагы теркәлгән

https://tnv.ru

17 Декабрь 2025, 15:41

0

0

Татарстанда бер атна эчендә гонконг гриппының 149 очрагы теркәлгән
Татарстанда бер атна эчендә гонконг гриппының 149 очрагы теркәлгән. Респиратор авырулар йоктыручылар саны арта.

Грипп белән чирләүчеләр күп - алар 74 процентны тәшкил итә. Бер атна элек ул 690 кешедә булса, хәзер алар - бер мең дә туксан. Барысыннан да анализлар алынып шундый диагноз куелган. Республиканың 2 мәктәбе вакытлыча ябылган. 35 мәктәп балалары өйдән торып укый. Мондый сыйныфларның гомуми саны - 92. Әлеге чара авырган балалар саны 20 проценттан артып киткән очракта күрелә.

Роспотребнадзор белгечләре кулларны сабын белән яхшылап юарга, кешеләр күп җыелган урыннарга барганда битлек кияргә һәм авыру билгеләр булган очракта, кичекмәстән, табиб чакыртырга куша.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар