https://tnv.ru
22 Декабрь 2025, 10:48
15
0

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә елына 3,5 мең бала тудыруга исәпләнгән яңа перинаталь үзәктә булды.
"Бу медицина үзәге Кама арты районнарында яшәүче барлык татарстанлыларга да хезмәт итәчәк. Биредә инде 110 меңгә якын хатын-кыз беркетелгән һәм табиблар киңәшен ала. Бала табу үзәгендә туганнар генетик тикшеренүләр уза ала һәм бу чара киләчәктә сәламәтлекне ныгытуга, авырулардан сакларга алдан ук ярдәм итә. Бу үзәктә туган балаларга, аларның әти-әниләренә, якыннарына бәхетле һәм исән-имин тормыш телим!", - дип язган Татарстан лидеры MAX челтәрендә.
Шулай ук, форсаттан файдаланып, Зариповлар гаиләсен кызы Ясминә туу белән котлаганнар.
Фото:max.ru/rustamminnikhanov

Бүлешергә
Комментарии 0