https://tnv.ru
22 Декабрь 2025, 16:20
4
0

Киләсе ел башында Түбән Камада Республика клиник онкология диспансерының бүлеге эшли башлый. Ул аерым сырхауханә ачыла дигәнне аңлатмый, әмма бүген бик әһәмиятле мәсәлә - яман шеше булган пациентларны өлешчә үзләрендә кабул итү мөмкинлеге бирәчәк. Моңарчы аларны кайбер процедуралар өчен я Чаллыга, я Әлмәткә җибәргәннәр.
Соңгы еллардагы саннар шуны күрсәтә: Республикада онкология очраклары арта, аларны ачыклау алымнары да яхшыра. Хәзер бездә 127 мең кешегә яман шеш диагнозы куелган. Быел 19 меңнән артык яңаа очрак ачыклана. Узган ел белән чагыштырганда, 7 процентка күбрәк. Шул ук вакытта сәламәтлек саклау системасында дистә еллар элек булдырылган мөмкинлекләр җитми. Белгечләр яшерми, хәзер онкология диспансеры 2 сменада эшли һәм 3 тапкырга күбрәк кешене кабул итәргә мәҗбүр. Чынлыкта, Татарстанга шундый тагын бер клиника кирәк. Чөнки диспансерлаштыру вакытында ачыкланган очракларны раслау, я кире кагу өчен дә диспансерга барасы. Ә Республиканың ерак авылларында яшәүчеләрдә ракның ахыргы стадияләре табыла. Димәк, диагностика соң барып җитә.
Гөлназ Сәйфетдинова бу атнада Түбән Камага юл алды һәм мәсьәләнең кискенлеген күрде.

Бүлешергә
Комментарии 0