https://tnv.ru
29 Декабрь 2025, 11:11
96
0

Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арта. Узган атнада гына 25 мең очрак теркәлгән. Бу - эпидемия чигеннән 11 процентка күбрәк. Ешрак хезмәт яшендәгеләр һәм мәктәп укучылары чир йоктыра. Гриппның гына 1600 очрагын ачыклыйлар.
Хәзер "гонконг" дигән штамм өстенлек итә. Аны бик авыр кичерәләр ди белгечләр. Чир тиз таралу сәбәпле, Татарстанның барлык медицина учреждениеяләрендә чикләүләр кертелгән. Сырхауханәләр көчәйтелгән режимда эшли. Республиканың 30 мәктәбендә кайбер сыйныфлар өйдән торып укуга күчкән.
Яңа елдан соң авыручылар саны тагы да артырга мөмкин дип фаразлыйлар. Тулырак Инзилә Хөсәенова репортажында.

Бүлешергә
Комментарии 0