Онлайн трансляция

Свернуть

Уеннан уймак чыкмасын: тюбинг һәм таулар өчен бердәм стандартлар

Уеннан уймак чыкмасын: тюбинг һәм таулар өчен бердәм стандартлар

https://tnv.ru

15 Январь 2026, 11:10

10

0

Уеннан уймак чыкмасын: тюбинг һәм таулар өчен бердәм стандартлар
Быелгы каникулларда да тюбингта шуу — ялның куркыныч төре булган. ДРКБ травматологиясенә генә дә көн саен берничә кеше мөрәҗәгать итә. Күбесенең аяк-куллары сынган, бәрелгән, умыртка баганасы имгәнгән. Резин чаналар бик җиңел һәм йомшак булса да, аларны имин дип әйтеп булмый.

Тизлекләре сәгатенә 50 чакрымга кадәр җитә ала. Ә төп куркыныч шунда — алар белән идарә итү мөмкин түгел. Узган ел ахырында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен, Россиядә «тюбинг"ларга һәм аларда шуу өчен тауларга беренче — ГОСТ таләпләре кертелде. Аларның нидән гыйбарәт икәнлеге — Алия Сабирова репортажында.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар