Онлайн трансляция

Свернуть

2025 елда Татарстанда туберкулез белән авыру очраклары 17% ка кимегән

2025 елда Татарстанда туберкулез белән авыру очраклары 17% ка кимегән

https://tnv.ru

25 Март 2026, 11:34

26

0

2025 елда Татарстанда туберкулез белән авыру очраклары 17% ка кимегән
2025 елда Татарстанда туберкулез белән авыруның 654 очрагы теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 17% ка азрак, дип хәбәр итте «Татар‑информ»да узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге җитәкчесе Анна Алешина.

Аның сүзләренчә, соңгы 10 елда республикада авыру күрсәткече ике тапкырга кимегән. Хәзер Татарстандагы күрсәткеч Идел буе федераль округы буенча уртача дәрәҗәдән 25% ка, ә гомумроссия күрсәткеченнән 30% ка түбәнрәк.

«Бүген Татарстанда туберкулез белән 980 кеше диспансер исәбендә тора, аларның 41% ы — бактерия бүлеп чыгара торган пациентлар. Алар белән элемтәдә 9 мең кеше исәпләнә, шуларның алтысы авыру йоктырган», — диде Алешина.

Фото: ru.freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар