Онлайн трансляция

Свернуть

Соңгы өч елда Казанда сабыйлар үлеме 24% кимегән

Соңгы өч елда Казанда сабыйлар үлеме 24% кимегән

https://tnv.ru

26 Март 2026, 17:50

0

0

Соңгы өч елда Казанда сабыйлар үлеме 24% кимегән

Казанда сабыйлар үлеме күрсәткече соңгы өч елда 24%ка кимегән. Бу шәһәр медицинасының төп казанышы, дип белдерде йомгаклау утырышында шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илназ Әхмәдиев.

Аның сүзләренчә, педиатрия ярдәменең сыйфатын күтәрү өчен шәһәрдә кураторлык системасы кертелгән: 1 нче шәһәр балалар хастаханәсе белгечләре балалар поликлиникалары эшен контрольдә тота, бүген 6,5 меңнән артык бала күзәтелә.

Шул ук вакытта сабыйлар үлеменә китерә торган төп сәбәпләр арасында перинаталь чор проблемалары, тумыштан килгән үсеш кимчелекләре һәм нерв системасы авырулары кала. Алга таба әлеге юнәлешләрдә ярдәмне көчәйтү һәм иртә ачыклау программаларын киңәйтү көтелә.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар