Онлайн трансляция

Свернуть

Авыру соң табыла: ни өчен татарстанлылар бушлай тикшеренүдән баш тарта? | Адымнар

Авыру соң табыла: ни өчен татарстанлылар бушлай тикшеренүдән баш тарта? | Адымнар

https://tnv.ru

30 Март 2026, 09:39

23

0

Авыру соң табыла: ни өчен татарстанлылар бушлай тикшеренүдән баш тарта? | Адымнар
Татарстанның бер районында диспансеризациядән ФГДСка җибәрелгән мең кешенең 200е генә аны үткән. Бушлай узасы булса да. Республиканың Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев бу атнада шундый борчулы саннарны хәбәр итте. Ел саен план үтәлсә дә, күпләр диспансерлаштыруга салкын карый. Аеруча шәһәр халкы һәм яшьләр. Кеше үзен яхшы хис иткәндә, белгечләргә күренүне кирәк дип тапмый, ә яшь буын вакыт юклыкка сылтый. Ә авыру табылгач, дәва чоры узып баруы ачыклана.

Узган ел республикада диспансерлаштыру миллион ярым кешене колачлаган. 126 меңендә - төрле чирләр табыла. Күбесендә - йөрәк-кан тамыры авырулары. Яман шеш 5 елда 31 процентка арткан. Проблема - халык вакытны янга калдырам дип, шәхси клиникаларда тикшеренә. Әмма аларда мәгълүмат бер базада тупланмый, хәтта сакланмый. Димәк, пациент турында тулаем күзаллау юк.

Быел диспансерлаштыру исемлегенә яңа анализлар кертелде. Аларны түләп узам дисәң, акча янчыгы шактый юкарачак. Әмма мөмкинлек була торып та, ни өчен күренмиләр? Сорауга җавапны Инзилә Хөсәенова эзләде.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар