Онлайн трансляция

Свернуть

Казан шәһәрендә котыру чиренең беренче очрагы ачыкланган

Казан шәһәрендә котыру чиренең беренче очрагы ачыкланган

https://tnv.ru

02 Июль 2026, 14:56

461

0

Казан шәһәрендә котыру чиренең беренче очрагы ачыкланган
Быел Казан шәһәре чигендә котыру чиренең беренче очрагы ачыкланган. Мәскәү районында әлеге инфекциядән эт үлгән. Бу хакта ТНВның «Татарстан хәбәрләре» хәбәрчеләре җиткерде.

Хәзер башкала ветеринария хезмәте белгечләре фатирлар буенча йөреп, аңлату һәм тикшерү эшләре алып бара. Алар моңа кадәр прививка ясатмаган йорт хайваннарына вакцинация үткәрә.

Искәртеп узыйк, котыру — хайванның селәгәе аша, тешләгәндә яки тырнаганда йога торган үлемгә китерүче вируслы чир.

Быел Татарстанда котыру чире соңгы тапкыр февраль аенда теркәлгән иде. Алабугада авыру йоктырган эт хуҗасын тешләгән. Ул вакытта районда карантин кертелгән иде. Узган ел Татарстанда хайваннар арасында котыру чиренең 13 очрагы теркәлде.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар