https://tnv.ru
10 Август 2026, 16:22
3
0
Үзенә һәм әнисенә дип дарулар алып кайтырга теләгән ирне закон бозуда гаеплиләр. Казанда яшәүче 54 яшьлек Виталий Александров шундый хәлдә кала. Бер ел элек, Төркиядән кайтканда, ул 32 кап метформин һәм 47 кап башка дарулар алган була.
Ләкин чикне узганда аны тоткарлыйлар һәм законсыз рәвештә медикаментлар алып кергән өчен беркетмә төзиләр. Даруларын тартып алганнар, штраф салганнар. Тик Виталий Александров моның белән килешми, ул инде 9 ай буе суд юлын таптый. Чит илгә баргач, һәркем үзе өчен дарулар, я витаминнар алып кайта. Әмма Виталий Александров кебек четерекле хәлгә тарымас өчен нинди кагыйдәләрне белеп тору кирәк? Инзилә Хөсәенова сөйләр.

Бүлешергә
Комментарии 0