https://tnv.ru
21 Август 2026, 14:22
6
0
Татарстан Республика клиник хастаханәсе табиб-урологы Әнвәр Әмиров сидек куыгы эшчәнлеге бозылганда кулланыла торган яңа дәвалау ысулын — цистометрик электростимуляцияне патентлаган.
Әлеге ысул орган мускулларының кыскаруын торгызу өчен кирәкле электр тогы көчен төгәл сайларга мөмкинлек бирә. Методика ГКБ №7 медицина реабилитациясе үзәге җитәкчесе Рәзидә Бодрова белән берлектә уңышлы кулланылган.
Йөри алмаучы пациентларның якынча 80 проценты бәвел бүлеп чыгару белән бәйле тайпылышлардан интегә. Яңа эшләнмә аларга бу функцияне торгызырга ярдәм итәчәк.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0