https://tnv.ru
14 Октябрь 2026, 17:40
Татарстан Рәисе район-шәһәр җирлекләренең табиблар белән тәэмин ителешен — район башлыкларының шәхси контроленә куйды. Халык тиешле медицина ярдәмен вакытында һәм кирәгенчә алсын өчен, хастаханә-сырхауханәләрнең штаты 80%ка тулы булырга тиеш. Әмма бу шарт нибары 11 районда гына үтәлә. Аннан да бигрәк 14 район — куркыныч — кызыл зонага кергән. Аларда кырыгар %ставка буш. Кадлар проблемасы кискен торган исемлеккә Лениногорск, Бөгелмә, Чистай, Зәйдә тәэмин ителеш 50%тан ким.
Бүген республиканың дәүләт медицина учреждениеләре табиблар белән уртача 71 процентка тәэмин ителгән. Ел саен якынча 2 мең ярым табиб килеп урнаша, 2 мең белгеч китә. Нигездә, беренчел звено табиблары — участок терапевтлары, педиатрлар, акушер-гинекологлар җитми. Без беләбез — табибка языла алу-алмау — җәмгыяттә социаль киеренкелек китереп чыгара торган мәсәлә.
Рөстәм Миңнеханов медицина учреждениеләрен табиблар белән тәэмин итү эшен көчәйтергә һәм районнарга чакырылган белгечләргә шартлар тудырырга кирәк, диде. Яңа белгечләрне җәлеп итү генә түгел, булганнарын да калдыру зарур. Бу атнада Алия Сабирова кызыл исемлеккә эләккән Зәй районындагы хәлне өйрәндеһәм табибларны эштә калдырыр өчен нинди чаралар курелуе белән кызыксынды.

Бүлешергә
Комментарии 0