Онлайн трансляция

Свернуть

Гөлсирин Абдуллина: “Әни чеметеп чыгармаган булса, мин сәхнәгә чыкмаган да булыр идем”

Гөлсирин Абдуллина: “Әни чеметеп чыгармаган булса, мин сәхнәгә чыкмаган да булыр идем”

https://tnv.ru

15 Июль 2020, 12:27

511

0

Җырчы, Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллинаның якын арада гына “Әнкәй, мин еламыйм” исемле яңа җыры дөнья күрде. Россиянең музыкаль платформасында 14 урында торган җырчыны күпләр накрутка ясауда гаепләп чыкты. Моны ачыклау максатыннан Гөлсиринне ТНВга әңгәмәгә чакырдык.  

Гөлсирин Абдуллина: “Әни чеметеп чыгармаган булса, мин сәхнәгә чыкмаган да булыр идем”
- Гөлсирин, сине яңа җыр чыгаруың һәм аның халык күңеленә хуш килүе белән чын күңелдән котлыйбыз. “Әнкәй, мин еламыйм” җыры Россиянең музыкаль платформасында 14 урында! Бу бит инде зур бәя дигән сүз, димәк иҗатыңны күзәтеп баралар, тыңлыйлар. Җыр чыгарганда мондый нәтиҗә булыр дип көткән идегезме?

- Юк, Айбикә миңа “Менә 30 урынга менгән” дигәч үзем дә накрутка дип уйлап куйдым. Аның йөзендәге шатлыкны күргәч, бу уйлар юкка чыкты. Аннары икенче көнгә 14 урынга менгәч бик сөендек. Беренче тапкыр шундый зур платформаларда күтәрелү, җырның халып тарафыннан яратып кабул ителүе - ул һәрбер җырчы өчен зур бәхеттер дип уйлыйм.

- Элвин Грей белән Ольга Бузова да артта калган әлеге рейтингта. Башка артистлар, коллегаларың мондый уңышны ничек кабул иттеләр?

- Безнең Ваһапов фестивалендә дусларым Азат Абитов, Ранис Габбасов, Зәлилә минем кебек үк бик сөенделәр. “Бу накруткамы әллә?” дип язып җибәрүчеләр дә булды. Ул булырга тиештер инде андый сораулар. Әмма яндагы дусларым минем өчен сөенә һәм мин аның өчен бик шат.

- Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов бу турында үзенең шәхси инстаграмында язып чыкты. Ул анда җыр яздыруының никадәр хезмәт, көч таләп итүен аңлаткан. Накрутка түгел, раскрутка нәтиҗәсе дигән. Әлеге җыр кайчан, ничек барлыкка килде?

- Җырны композитор Гүзәлия белән шагыйрь Венер Фәттахов иҗат иткәннәр. Гүзәлия җырны җибәрү белән безгә бик ошады. Аның сүзләре шундый матур. Бу җырны ишеткәч, “нинди матур җыр” диеп Рифат Әхмәтовичка җибәрдем. Ул иң беренче сүзләренә игътибар итте. Мин фондка кергәнче җырларның сүзләренә бик игътибар итми идем. Җырларның төп фикеренә, асылына басым ясаучы, безгә өйрәтүче Рифат Әхмәтович булды. “Әйдә алыйк, бу хит була алырлык җыр” дип әйткәч мин бик сөендем.

- “Җыр бик озак әзерләнде. Ул декабрь аенда ук чыгарга тиеш иде” дип әйткәнсең. Нәрсә өчен ярты ел таләп ителде? Нинди җитешсезлекләр бар иде?

- Беренче тапкыр яздырганда хисләрем үземә ошамады. Сәхнәдә башкарасың җырыңны, ә синең хисләрең студиядә яздырган хисләр белән туры килми, йомыла. Бераз гына хис барлыкка килгәч, яздырып карадым, Рифат Әхмәтович: “Бәлки тагын дә әйбәтерәк булдыра алырсың. Концертта хисләрең башка төрлекләр иде бит” дигәч, 3-4 тапкыр яздырырга туры килде. Нечкәлекләре бик күп инде.

- “Сүзләренә бик игътибар иттем: минем тормышым, уйларым шушы шигырь юлларында иде кебек” дип язгансың син үзеңнең инстаграм битендә. Әти-әниең белән таныштырып үт әле.

- Минем әти-әнием мәдәният кешеләре, әтием үзебезнең авыл клубы мөдире, әнием хореограф-режиссер. Без кечкенәдән бирле шул клубта үскәнгә күрә, сеңлем белән гел ярышларда катнашып йөри идек. “Миңа әти-әни юл күрсәтте” дип әйтсәм, ялгыш булмас. Без гаиләдә 4 бала, иң олысы мин булсам да, буйга иң кечкенәсе мин. Минем сеңлем һәм 2 энекәшем бар. Сеңлем кияүдә, әни, әти һәм мин укып чыккан Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укыта. Адил техник юнәлеш буенча китте, кечкенәсе Ислам “Мин җырчы булам” дип йөри. Алдагы тормышка кадәр уй-фикерләре бәлки үзгәрер дә.

- “Әни чеметеп сәхнәгә чыгармаган булса, елый-елый җырлап чыкмаган булыр идем, сәхнәгә чыгарга куркыр идем” дигәнсең бер интервьюда. Миңа нәкъ менә “чеметеп” дигән сүз кызыклы тоелды. Нәрсәдән чыгып әйттең син аны?

- Чынлыкта да мондый хәл булды. Элегрәк мәктәпләргә бәйрәмнәрне уздырырга кушалар иде. Без балалар оештыра идек. Шунда “Сәхнәгә Гөлсирин Абдуллина чыга” дип әйттеләр. Әзрәк кенә оялу хисе булган микән инде, җырламаган да түгел, сәхнәгә чыгарга куркыта. Әни: “Бар чык”, - ди, ә класс җитәкчесе: “Ярый инде Ләйлә, чыга ул”, - дигән була. Шунда әни түзеп тормады, арттан бераз чеметеп алды. Елый-елый җырлап чыктым. Шул вакытта әни чеметеп чыгармаган булса мин сәхнәгә чыкмаган да булыр идем. Хәзер әни һәр кайткан саен әйтә инде: “Теге вакытта чеметеп тә чыгарып булмый иде, хәзер кертеп тә булмый сәхнәдән”, - дип көлеп тә куя.

- Гөлсирин Абдуллина еш елыймы?

- Мин – елак. Бигрәк тә әти-әни, гаилә темасына килгәндә, берсүзсез елап та җибәрергә мөмкинмен.

- Синең кебек позитив, гел елмаеп кына торучы кызны нәрсә кәефен төшерә ала?

- Кияүгә чыкканчы, кызлар белән яшәгәндә, алар: “Синең берәр кайчан елаганың бармы?”, - дип сорыйлар иде. Мин һәрвакыт, күңелем тула икән, кеше йоклап беткәч кенә, кухняда күз яшьләремне чыгарып алам да, тынычланам. Авылга кайтсам, өйдә кеше җыелып беткәч, урамга чыгып, табигатьтә еларга мөмкинмен.

- Әниең янында елаганың булдымы?

- Еладым. Ноябрьдә, туй концертында. “Әнкәй, мин еламыйм” җырын җырлаганда түзеп булмады, 2 куплетны көчкә-көчкә җырлап чыктым инде. Анда ничек кенә җырланмаган. Әниең каршыда син башкарган җырыңны тыңлаганда авыррак, әлбәттә.

- Җыр ошадымы аларга?

- Ошады. Мин әнигә җибәргән идем, алар әти белән бергә тыңлаганнар. Безнең әти күңеле йомшак кеше. Ул бөтен җырны тыңлый да, “Кызым, молодец, шәп” дип әйтергә мөмкин, ә аннары бүлмәгә китеп күз яшьләрен сөртеп ала инде. Энем әйтә бу кайтканда: “Әни һәр көнне кич белән, йоклар алдыннан тыңлый бу җырыңны, апа өйрәнеп беттем инде”, - диде. Әле кичә әнкәй, кайнанам була инде, “һәр көнне кич белән тыңлыйм” дип язып җибәрде. Рәхәт булып китә синең иҗатыңны яраткач, хөрмәт иткәч.

- Әлеге җырның халык күңелендә шундый аваздашлык табуы, синең иҗатыңны яңа планкага күтәрде һәм аннан инде төшәргә ярамый дигән фикерләрең бармы?

- Рәшит Ваһаповның бер сүзләре бар: “Халык сине күтәрә, халык сине төшерә”. Бу сүзләр бик дөрес, әгәр син шул баскычка менгәнсең икән, аннан төшәргә ярамый. Тырышырга кирәк. Һәрвакыт матур сүзләр язучылар янында ямьсез хатлар язучылары да бар. Күңелендә нәрсәдер тырмалап йөри, язып куя инде ул аны матур гына иттереп. Андый кешеләр дә кирәк. Алар сине төшерә түгел, күтәрә. Алар сине уйлап йөри, димәк. Алар язмаса, бераз гына күңелне кытыклый инде. “Эх, мине онытканнар бер дә ямьсез сүз язмыйлар” дип уйлап куясың. Мин әле һаман да Ваһапов фондына кергәндә Рифат Әхмәтовичның әйткәннәрен хәтерлим. “Менә Гөлсирин, тешләүчеләр бик күп булыр, нишләрсең микән, чыдый алырсың микән?”, - дигән иде ул. Мин шунда: “Ии, Рифат Әхмәтович, Алла бирса барысын да ерып чыгам”, - дигән идем. Башта бик авыр кабул итә идем, хәзер инде язмасалар, әзрәк кытыклый башлый. Алар да бит инде синең тамашачы.

- Ләкин иҗатыңа гына түгел, шәхси тормышыңа кагылышлы язмалар да була. Аларга ничек карыйсың?

- Шәхси тормыш синеке генә инде ул. Син куйган фотога начар сүзләр язалар икән, үзең куйгансың бит инде аны, нәрсәгә син үпкәләргә тиеш. Куймаган булсаң, тикшерүче булмас иде дигән шикелле.

- Татар җыр сәнгатендә Гөлсирин Абдуллина үз урынын, үз стилен тапты дип саныйсыңмы?

- Мин Рәшит Ваһапов фонды канаты астына кергәндә калфак белән кердем. Рифат абый Фәттахов мине сәхнәгә чыгарганда да “калфаклы сандугач” дип чыгарды. Мин әле аның сүзләрен дә хәтерлим: “Син безнең зур шәхесләребезнең юлыннан, сукмагыннан баручы җырчы булачаксың”, - дигән иде ул. Мин халык, ретро җырларын үз итә идем. Әлеге юлымны дөрес сайлаганнары, күрсәткәннәре өчен Рәшит Ваһапов фестивале җитәкчеләренә бик рәхмәтле. Һәм иң зур рәхмәтләремне иҗатымны яратып кабул иткән тамашачыларга җиткерәсем килә.

- Гөлсирингә бары тик яңа ачышлар, яңа иҗади уңышлар гына теләп калабыз!


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров