Онлайн трансляция

Свернуть

“Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды - фото

“Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды - фото

https://tnv.ru

12 Декабрь 2020, 23:10

245

0

Бүген, 12 декабрь көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Алтын Йолдыз» сыны белән татар эстрадасының легендар җырчыларын билгеләп үттеләр.

“Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды - фото

Премияне “Болгар радиосы” баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин һәм “Мисс Татарстан - 2017” – Зөлфия Шәрәфиева алып бардылар.

Теләге булган һәркем концертны «Болгар радиосы»-ның ВКонтакте социаль челтерендә, ТНВ һәм ТНВ-Планета каналында онлайн карый алды.

Премиядә 30 номинант “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләнде. Алар арасында зур популярлыкка ия булган җырчылар, яшь башкаручылар, “Кайнар хит” проектында җиңеп чыккан яңа йөзләр дә бар. Премиянең авторларга да тапшырылуы шулай ук үзенчәлекле матур бер традициягә әверелде.

1.       Фирдүс Тямаев  “Иң дәртле җырчы”

2.       Нәфкатъ Нигъмәтуллин “Халык мәхәббәте”

3.       Ришат Төхвәтуллин “Иң затлы җырчы”

4.       Алсу һәм Азат Фазлыевлар “Иң үзенчәлекле дуэт”

5.       Винарис Илъегет “Иң тынгысыз җырчы”

6.       Зөфәр Хәйретдинов “Үлмәс хит”

7.       Илсөя Бәдретдинова “Иң креатив җырчы”

8.       Рифат Зарипов  “Иң максатчан җырчы”

9.       Ринас Әхмәтов “Иң романтик җырчы”

10.     Зәйнәб Фәрхетдинова “Халык мәхәббәте”

11.     Зинира һәм Ризат Рамазановлар “Иң халыкчан дуэт”

12.     Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов “Елның гаилә дуэты”

13.     Ришат Фазлыйәхмәтов “Үзенчәлекле моң”

14.     Айдар Рәкыйпов “Өметле җырчы”

15.     Раяз Фәсыйхов  “Иң хисле җырчы”

16.     Динара Ряхимова “Иң лирик җыр”

17.     Зәринә Хәсәншина “Ел ташкыны”

18.     Алия Карачурина “Иң лирик җырчы”

19.     Анастасия Макарова “Яңа исем”

20.     Гүзәлем “Иң эзләнүчән җырчы”

21.     Азалия Зиннәт “Иң заманча җырчы”

22.     Ильмира Нәгыймова “Иң романтик җырчы”

23.     Гүзәл Уразова “Тамашачы мәхәббәте”

24.     Мәсгут Имашев “Татар эстрадасы легендасы”

25.     Филүс Каһиров “Иң моңлы җырчы”

26.     Артур Исламов “Кабатланмас тавыш”

27.     Илнар Миранов “Заманча яңгыраш”

28.     Эльмира Кәлимуллина “Йөрәкләргә үтеп кергән җыр”

29.     Винера Ганиева “Иң зәвыклы җырчы”

30.     Гүзәл Идрисова һәм Илназ Баһ “Иң романтик дуэт”

Күренекле композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгут Имашев “Татар эстрадасы легендасы” номинациясендә бүләкләнде. Алдагы елларда әлеге номинациягә Хәмдүнә Тимергалиева, Флера Сөләйманова, Рафаэль Ильясов кебек олпат шәхесләребез лаек булган иде.

Милли музыкаль премиясе лауреаты Гүзәл Уразова трансляция барышында тамашачыларга видеосәламен җиткерде һәм зур уңышлар теләп калды.

Тантананың күңелле мизгелләренең берсе - бер ай дәвамында барган IPHONE оту бәйгесе җиңүчесен билгеләү булды. Катнашучылар “Алтын хит” дип санаган җыр исемен язып җибәрергә тиеш иделәр.

Әлеге бәхеткә Лилия Галиуллина ия булды. Ул -Казаннан. Алып баручыларыбыз аңа турыдан-туры трансляция барышында IPHONE 12 отуы белән котлап шалтыраттылар.

Быелгы “Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы тамашачыларсыз узды дип әйтү дөрес булмас, аны илебезнең төрле почмагында яшәүче милләттәшләребез экраннар аша күзәтә алдылар. Безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт!












Күбрәк фотосүрәтләр сылтама буенча: https://tnv.ru/tat/media-item/bolgar-radiosy-viii-milli-muzykal-premiyase-2020/

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров