Онлайн трансляция

Свернуть

Азат Фазлыев әти булуын белү турында: “Для беременных?” дип сорау бирәләр, “нет, не беременна” дим

Азат Фазлыев әти булуын белү турында: “Для беременных?” дип сорау бирәләр, “нет, не беременна” дим

https://tnv.ru

22 Июнь 2021, 15:50

2314

0

Азат Фазлыев әти булуын белү турында: “Для беременных?” дип сорау бирәләр,  “нет, не беременна” дим
Бүген танылган татар җырчылары, гаилә дуэты Алсу һәм Азат Фазлыевлар әти-әни булдылар. Күптән түгел алар ТНВ студиясенә килеп өченче бала булачагын ничек белүләре, кредитлары, хайп турында сөйләделәр. Интервьюны сезгә тәкъдим итәбез.

Хәзер нәрсә турында хыялланасыз?

Алсу: Хыяллар зур инде ул. Иң якты хыял – гаиләбезне ишәйтеп, өебезне булдырып, матур итеп яшисе килә.

Азат: Авыл балалары бит инде без. Үзебезнең җир, йортыбыз булсын дибез. Шунда ук балалар чабып йөрсен, плов, шашлык пешереп булсын.

Өченче бала булачагын кайчан һәм ничек белдегез?

Алсу: Иң беренче организмдагы үзгәрешләрне беләсең инде. Яшь барган саен тиз сизелә. Башта әйтмичә йөрдем. Ничек әйтергә микән дип уйладым.

Азат: Алсу белгән, мин белмәдем. Алсу әйтә: “ эштән кайтышлый аптекага кереп чык әле” ди. Кердем дә, даруларның исемлеген бирдем. Миңа “Для беременных?” дип сорау бирәләр, “нет, не беременна” дим. “Зачем покупаешь?” ди, “ну, не знаю, врач посоветовал, значит так надо” дидем дә, уйлана башладым. Тукта әле дим, тизрәк өйгә чабып кайттым. Кухняда Алсу басып тора, балалар йөри. Килдем дә янына, “Бу бит для беременных, син корсаклы мени?” дим. Ул “әйе” диде дә, аннары мин нокаут киттем. (көлә) Көтеп алган, дулкынландыргыч мизгел. Яшь барган саен гаиләгә якын булган һәр мизгелне көтеп ала башлыйсың.

Берничә ел элек булган әңгәмәдә “Сез үзегезне бай гаилә дип саныйсызмы?” дигән сорауга “Булганы җитә” дип җавап биргәнсез. Ә хәзер җавап нинди булачак?

Азат: Ике төрле караш була ала. Финанс яктан, гаилә ягыннан карарга була. Матур яшисең, киенәсең, балаларны тәмле ашатасың, укытасың, кибеттән әйбер аласың килсә, барысы финанс байлыкка терәлеп кала. Ике яктан да бик канәгать. Китереп биргән мал түгел, үзебез 14 ел кайвакыт балаларны күрмичә, ай саен ипотека түләп, юлда йоклап, ашап үз тырышлыгыбыз белән эшләп алган әйберебез, шуңа күрә бу байлык бик кадерле.

Кредитларыгыз бармы?

Алсу: Мин кияүгә чыкканнан бирле без берөзлексез 12 ел кредит түләдек. Без өйләнешкәндә студентлар идек, иң беренче холодильник алдык. Хәзерге вакытта кредитыбыз юк. Тырышкач, Аллаһ Тәгалә хезмәтне бәяләп кешегә малны күбрәк бирә башлый. Хәзерге вакытта без кредит дигән әйберләрне түләп бетердек.

Азат: Заманында без аларны бетмәс дип уйлый идек. Безнең тормыш гомер буе шул кредитлардан торачак дип сөйләшә идек. “Ярый” дисең дә, килешәсең дә, яшисең. Кеше үзе адым ясамыйча ул беркая китмәячәк.

PR -ход, хайп дигән әйберне кулланасызмы?

Азат. Махсус кулланганыбыз юк. Тормыш булгач килеп чыгарга мөмкин.

Алсу: Пиар ход эшлик, кулланыйк әле дигән булмады. Ул шулай туры киләме инде. Безнең татарда андый әйберне эшләп булмый. Безнең халык аны аңлап бетермәскә мөмкин. Кайбер вакытта андый алымнар килеп чыга, әмма аны PR-ход дип әйтү мөмкин түгел.

Ә гендер-патидан (Gender Party) аклы-каралы видео кертү?

Алсу: Моны без пиар дип әйтмибез. Бик күп сораулар булды. Интернетта гел “сез йөкле” дип яза башладылар, аны яшереп тә булмый. 5 айга кадәр әйтмәдек. Ике малайдан соң көттерә. Халык безгә караганда да күбрәк көтә. Без әйтергә уйлаган идек, әмма соңгы мизгелдә генә фикеребезне үзгәрттек. Эчтә азрак кына курку хисе, күз тию кебек уйлар булды. Серле булуын да теләдек. Бик күп сәбәпләр аркасында оештыра алмыйча йөрдек.

Азат: Аннры тагын бер сәбәп: безнең ике улыбызның туганнарын фото, видеога төшерергә финанс яктан мөмкинлек юк иде. Балалар буыннан-буынга калган 20 еллык караватларда үсте. Аның кырыен бәйләп куя идек, ә хәзер мөмкинлек бар. Өченче балабызны матур итеп төшереп истә калдырасы килә.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров