Онлайн трансляция

Свернуть

Илсөя Бәдретдинова: "Нинди гел гаеп эзләү соң ул?"

Илсөя Бәдретдинова: "Нинди гел гаеп эзләү соң ул?"

https://tnv.ru

29 Июнь 2021, 10:57

1258

0

Илсөя Бәдретдинова: "Нинди гел гаеп эзләү соң ул?"
Тамашачы җырчы Илсөя Бәдретдинованың яңа киемен ошатып бетермәде. Моны Инстаграмдагы комментарийлардан аңлап була. Кемдер җырчыны хәрбиләрнең баш киеменең формасын үзгәртүдә гаепли, ә кемдер ул баш киемнәрен бары тик хәрбиләр генә киергә тиеш дип саный.

Озак түзеп тормыйча, Илсөя дә бу хакта үз фикерен урнаштыра.

“Төркем өчен фуражкалар Мәскәүдә, махсус, барлык хәрбиләр өчен фуражкалар тегә торган фабрикада тегелде. Безнең башта Россия ВВС фуражкаларының яңа модель югары сыйфатлы копияләре! Бу фотоларны мин шул фабрикада төшергән идем. Игътибар итсәгез күп модельләр очлайтып ясала хәзер. Моны мин уйлап чыгармадым. Без бары тик үзебезнең логотипны гына куйдык. Тынычланыгыз инде, ә.. Нинди гел гаеп эзләү соң ул?”, - дип яза җырчы инстаграм аккаунтындагы пост астында.
  
ВВС хәрбиләре нигезендә тегелгән концерт киемен Илсөя Бәдретдинованың “Фәрештә түгел” дип аталган яңа программасында күреп булачак.

Фото: ilsiiabadretdinova

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров