Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Асаев улына татар милләтен бөтен дөньяга таныткан исем биргән?

Рөстәм Асаев улына татар милләтен бөтен дөньяга таныткан исем биргән?

https://tnv.ru

08 Июль 2021, 17:24

3906

0

Рөстәм Асаев улына татар милләтен бөтен дөньяга таныткан исем биргән?
6 июль көнне Рөстәм Асаев һәм хатыны Айгөл әти-әни булдылар дип хәбәр иткән идек.  Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты улларына нинди исем кушканы билгеле булды.

“Улыбызның буе – 56 см, авырлыгы – 4510 грамм. Аллаһка шөкер, икесенең дә хәле яхшы. Балалар – тормышыбызның яме, киләчәге. Исән-сау һәм бездән дә бәхетле булсыннар”, - ди бәхетле әти.

“Башта берничә исем уйлап куйган идек. Улыбыз баһадир булып тугач, татар милләтен бөтен дөньяга таныткан спорт остасы Хабил Бикташев хөрмәтенә улыбызга Хабил дигән исем сайладык”, - ди Рөстәм.

Чыганак: "Шәһри Казан"

Фото: rustyamasaev

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров