Онлайн трансляция

Свернуть

Алсу Фазлыева оятка калган

Алсу Фазлыева оятка калган

https://tnv.ru

16 Август 2021, 10:10

3604

0

Алсу Фазлыева оятка калган
"Оятка калдым бит!", - дип яза җырчы Алсу Фазлыева үзенең Инстаграм аккаунтында. Әллә ни оятка калу түгел дә инде, бары тик ялгышу гына.

"Медосмотр узарга хастаханәгә бардык та, балам турындагы сорауларга "покушал", "поспал", дип сөйләп утырам. Мин аны әле дә малай дип уйлыйм бит. Ә табиблар нинди надан ана, урысча да дөрес итеп сөйләшми, дип уйлаганнардыр", дип яза җырчы.

"Моңырчы мин гел ир-атлар белән генә яшәдем. Хатын-кызлардан өйдә мин генә идем. Шуңа әле дә Зифаны "улым" дип йөртәм", - ди Алсу.

Исегезгә төшерәбез, быел җәй Азат һәм Алсу Фазлыевалар өченче тапкыр әти-әни булдылар. Кызларына Зифа дип исем куштылар.

Фото: alsufazlyeva

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров