Онлайн трансляция

Свернуть

“Болгар радиосы” Болгарда!

“Болгар радиосы” Болгарда!

https://tnv.ru

19 Август 2021, 14:48

1324

0

“Болгар радиосы” Болгарда!

18 август көнне иртәнге сәгать 5тә “Болгар радиосы” хезмәткәрләре популяр артистлар белән берлектә Казан-Болгар маршруты буенча VI велоэстафетага чыкты. Чара Казан Кремле янында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Традицион рәвештә “Туган тел” җырын җырлап юлга чыкты.

Иң беренчеләрдән булып велосипедларда Илфар Кәримов, Данил Гыйниятов, Айнур Әхмәтов, Илшат Вакказов, Артур Фәләхов, Фаил Гыймадов, Дилә Нигъмәтуллина, Динара Ряхимова, Рината Тэй, Ландыш Нигъмәтҗанова чыкты. 10 чакрым юл узган саен велосипедта йөрүчеләр алышынып барды, эстафета – алтын микрофон башка катнашучыларга тапшырылды.

ТНВ каналының башкарма директоры һәм баш редактор урынбасары Данил Гыйниятов веломарафонда бишенче тапкыр катнаша: "Веломарафонда бишенче ел катнашам. Бу халыкчан проект. Веломарафон - "Болгар радиосы"ның иң уңышлы проектларының берсе дип саныйм. Ул тарихи урын белән, шулай ук радионың исеме белән дә бәйле", - ди ул.

Казан-Болгар маршруты буенча хәрәкәт итүче велоспортчылар музыкаль тукталышлар да ясады. Спас районы җирлегенә керүгә велоэстафетада катнашучыларны ипи-тоз белән каршы алдылар. Ямбакты һәм Никольское авылы халкы өчен концерт программасы күрсәтелде. Мондагы тамашачылар - концертларга, җыр-моңга сусаган халык. Рус телле әби-бабайларның, хәтта балаларның да татар җырларына кушылып җырлаулары сөендерде. Тамашачылар концерт карау белән генә чикләнмәде, велоэстафетада катнашучылар белән беррәттән велосипедларын алып “Болгар радиосы” белән бергә юлын дәвам итте.

Болгар җирлегендә “Болгар радиосы” хезмәткәрләрен һәм артистларын Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов каршы алды. Әлеге проектны оештыручыларга рәхмәтен һәм киләчәктә дә хезмәттәшлекнең дәвам итүенә ышанычын белдерде ул.

Болгар радиосы”ның башкарма директоры Наилә Хәйдәрова үз чиратында Спас районынының кунакчыл халкына һәм велоэстафетада катнашучыларга рәхмәтен белдерде: “Һәр елны безне зур әзерлек белән каршы алалар. 35 градуслык эсседә велосипедларда йөрү авыр булса да, 12 сәгатьлек юл сизелмичә үтте. Болгар җирлегендә безне көтеп торуларын белеп килдек. Концертка килгән, велоэстафетада катнашкан балаларны аеруча билгеләп үтәсе килә. Күбесе рус телле булуына карамастан, концерт барашында җырчыларга кушылып, татарча җырлап басып тордылар, ул гына да түгел: авыл буйлап безнең белән бергә велосипедларда йөрделәр. Бу бик сөенечле күренеш”

         Велоэстафета Болгар мәдәни-фестиваль комплексында татар эстрадасының якты йолдызлары катнашындагы зур концерт белән тәмамланды. Бу чарада катнашыр, концертны карар өчен башка районнардан килүчеләр дә шактый иде. Шуларның берсе Норлат районыннан Илгиз абый. Ул эстафетада катнашкан Данил Гыйниятов, Рөстәм Гайзуллин, Ландыш Нигъмәтаҗнова, Артур Фәләховка үз куллары белән бүләкләр дә әзерләп килгән. Болгар халкы проектта катнашучыларны, җырчы-артистларны алкышларга күмде. Киләсе елда да көтеп калуларын белдерде.

Концертта татар эстрадасының популяр артистлары: Рифат Зарипов, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Рината Тэй, Ризат Рамазанов, Азат Фазлыев, Dj Radik һәм Айрат Сафин, Дилә Нигъмәтуллина, Гөлнара Габидуллина, Динара Ряхимова, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова һәм Ландыш Нигъмәтҗанова катнашты.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров