Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның кабер ташында хата китүдә кем гаепле?

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның кабер ташында хата китүдә кем гаепле?

https://tnv.ru

14 Сентябрь 2021, 16:58

3027

0

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның кабер ташында хата китүдә кем гаепле?
Бүген Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның бакыйлыкка күчүенә бер ел. Курган зиратында якыннары, иҗатташ дуслары, тамашачылары аның каберенә чәчәкләр салды.

Хәмдүнә апага кабер ташы да куелган. Кабер ташы зур, фотосурәте дә бар, әмма анда халык җырчысының вафат булган ае дөрес язылмаган. ТНВ сайты хәбәрчесе бу хакта Хәмдүнә Тимергалиеваның иҗатташ дусты Винарис Илъегет белән сөйләште.

"Аны мәдәният министрлыгы ясарга тиеш иде. Монда инде туганнары ясаганнар да куйганнар. Нәтиҗәдә, вафат булган  ае да дөрес түгел, фотосы да начар. Туганнары кайчан үлгәнен белә инде. Ул бит бертуган абые. Бу җирләүдә дә булышмаган кешеләр", - дип шәрехләде Винарис Илъегет.

Узган ялларда Винарис үз кафесында Хәмдүнә апаның ел ашын уздырды.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 14 сентябрендә Хәмдүнә Тимергалиева 71 яшендә вафат була.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров