Онлайн трансляция

Свернуть

Ильмира Нәгыймова: "Мин бу адымга озак бардым"

Ильмира Нәгыймова: "Мин бу адымга озак бардым"

https://tnv.ru

13 Октябрь 2021, 17:18

10644

0

Ильмира Нәгыймова: "Мин бу адымга озак бардым"
Ильмира Нәгыймова ире Руслан Кираметдинов белән аерылуга гариза бирүе, тәнендәге күгәргән урыннарны һәм иренең янаганын социаль челтәрләргә куюга ачыклык кертте.

Ильмира, беренче чиратта, хәлләрен яхшы һәм сәламәтлегенә берни янамаганлыгын белдерде.

«Мин бу адымга озак бардым. Бу очраклы рәвештә эшләнгән эш түгел. Мин Русланга да соңгы түземлегем Инстаграм гына булачагын әйтеп килә идем. Аның дуслары, якыннары бу хәлне белә торып, бернинди дә яклау күрмәдем. Иҗат кешеләре булып, кысылмадылармы соң», — диде җырчы Инстаграм аккаунтында.

Исегезгә төшерәбез, кичә татар эстрадасы җырчысы Ильмира Нәгыймова 10 ел бергә гомер кичергәннән соң ире белән аерылуы турында, аның аңа янавы турында хәбәр итте.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров