Онлайн трансляция

Свернуть

Данир Сабиров: "Минем дөньяга тууым да кешеләрнеке төсле булмаган"

Данир Сабиров: "Минем дөньяга тууым да кешеләрнеке төсле булмаган"

https://tnv.ru

16 Ноябрь 2021, 11:28

924

0

Данир Сабиров: "Минем дөньяга тууым да кешеләрнеке төсле булмаган"
Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров үзенең Инстаграм аккаунтында язылучыларын биографиясе белән таныштыра башлады.

Күп кенә язылучылар Данирның биографиясен белмәгән. Баксаң, җырчының тууы тарихы да кызыклы булган икән, үзе әйтмешли, "кешеләрнеке төсле булмаган".

"Минем дөньяга тууым да башка кешеләрнеке төсле булмаган. Самолетта туа язганымны әле белмәгәнсездер дә? Ул вакытта әти-әни Коми якларында, Ухта шәһәрендә яшәгән. Табиблар фараз итүенчә, мин 15 февральдә туарга тиеш булганмын. Әни, бала табарга дип, туган ягы - Азнакайга кайтырга булган. Самолетка утыру белән аның тулгаклары башланган. Тик ул аңа артык игътибар бирми, ә "Бөерләремә салкын тигән икән", - дип уйлаган җырчының әнисе.

"31 гыйнвар көнне әти-әни туры рейс белән Ухтадан Бөгелмәгә очалар. Аннары, автобус белән Азнакайга кайталар. Азнакайдан соң авылга да кайтырга кирәк була. Автобус булмагач, җәяү Сәпәй авылына таба атлыйлар. Хәтерегездәдер, әйеме: әнинең тулгаклары, анда мин туарга торам, ә ул кышкы буранда, ачы салкында зур юлдан чемоданнар тотып авылга кайтып бара", - дип яза җырчы.

Данир Сабиров үзенең биографиясен әле тулыландырачак.

Фото: @danir_sabirov87

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров