Онлайн трансляция

Свернуть

Ләйсән Таишева: "Бала тудыру йортыннан башкача чыгармын дип хыялланган идем"

Ләйсән Таишева: "Бала тудыру йортыннан башкача чыгармын дип хыялланган идем"

https://tnv.ru

17 Ноябрь 2021, 15:50

1529

0

Ләйсән Таишева: "Бала тудыру йортыннан башкача чыгармын дип хыялланган идем"
Җырчы Ләйсән Таишева бу көннәрдә генә икенче тапкыр әни булды. Менә инде аның бала табу йортыннан өйгә кайту вакыты да килеп җиткән. Тик, бу вакыйга, җырчы теләгәнчә килеп чыкмаган. Бу хакта ул Инстаграмда бүлеште.

Ләйсән ире Александр һәм улы Роланның ротовирус белән авыруын әйтте. Кызганыч, алар җырчыны каршы ала алмаган. Бала тудыру йортыннан Ләйсән Таишеваны абые каршы алган.

Әти-әни яңа туган балага Эмма исемен биргән. Эмма исеме Татарстанның халык артисты, баланың әбие Римма Ибраһимова белән дә аваздаш.

Ләйсән Таишева ире белән улы Роланны үстерә. Ләйсән ТНВ тамашачыларына "Һава торышы"н алып баручы буларак һәм "Яланаяклы кыз 2" фильмы аша билгеле. Чын күңелдән котлыйбыз.

Фото: @leysan_taishev

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров