Онлайн трансляция

Свернуть

Җырчы Нурисламның улы: "Әти рухына дога кылуыгызны сорыйм"

Җырчы Нурисламның улы: "Әти рухына дога кылуыгызны сорыйм"

https://tnv.ru

18 Ноябрь 2021, 14:20

2600

0

Җырчы Нурисламның улы: "Әти рухына дога кылуыгызны сорыйм"
Кичә җырчы Нурисламның җидесе булды. Аның улы Инстаграмда "Һәр көнне керәсең төшемә" җырын урнаштырды һәм халыкка мөрәҗәгать итте.

"Без әтинең җидесе уңаеннан Коръән ашы уздырдык. Ул исән чагында беркемнән дә диярлек бернәрсә турында сорамады, барлык мәсьәләләрне үз көче белән хәл итәргә тырышты. Мин догаларны белә торган һәркемгә (бәлки Коръән сүрәләре) аларны Нурислам (Михаил улы) өчен укуларын сорыйм. Әтинең җаны 40 көнгә кадәр безнең белән. Әйдәгез, аның рухына дога кылыйк. Бу – аның өчен башкара ала торган иң яхшы һәм кыйммәтле гамәл. Әтинең җаны барысын да күреп, шатланыр һәм кабул итәр дип чын күңелдән ышанам”, - дип язган Нурисламның улы.

Исегезгә төшерәбез, 10 ноябрь көнне татар эстрадасында 50 яшьтән соң гына танылган, халык мәхәббәтен яулый алган Нурислам вафат булды.

Фото: @nurislam_jsm

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров