Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Моргенштерн концерты кабат күчерелде

Казанда Моргенштерн концерты кабат күчерелде

https://tnv.ru

25 Ноябрь 2021, 10:50

1797

0

Артистның Татарстан башкаласында чыгышы 2022 елның 26 мартына планлаштырылган.

Казанда Моргенштерн концерты кабат күчерелде
Казанда популяр рэп-башкаручы һәм шоумен Моргенштернның концерты 2022 елның 26 мартына күчерелә. Чыгыш «Корстон»ның концерт мәйданчыгында планлаштырылган. Бу хакта «Коммерсантъ» хәбәр итә.

Алишер Моргенштернның концертын билгесез вакытка күчергәннәр иде инде. Башта артистның чыгышы 3 октябрьдә "Татнефть Арена" сәхнәсендә булырга тиеш иде. Ул көнне "Ак Барс" һәм "Салават Юллаев" каршылыгында КХЛның даими матчы булганга, концерт күчерелде.

Җырчының концертларын оештыручы, ShowMakers Group продюсерлык үзәгенең генераль директоры Владимир Шавгулидзе чыгышларны хакимиятләрнең рэперга каршы протест белдергән җәмәгатьчеләрнең мөрәҗәгатьләренә реакциясе белән күчерүен бәйләмәгән иде.

Искәртеп узабыз, инде берничә көн массакүләм мәгълүмат чараларында Моргенштернның интернет-эшчәнлеге турында Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинның сүзләре буенча фикер алышу бара. Тулырак ТНВ материалында укыгыз.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров