Онлайн трансляция

Свернуть

Данир Сабиров: "Әти, мин синең кебек булмаячакмын, бер генә яратачакмын!"

Данир Сабиров: "Әти, мин синең кебек булмаячакмын, бер генә яратачакмын!"

https://tnv.ru

02 Декабрь 2021, 12:02

2143

0

Данир Сабиров: "Әти, мин синең кебек булмаячакмын, бер генә яратачакмын!"
Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров Инстаграмдагы язылучыларына үзенең биографиясе белән таныштыруны дәвам итә.

Бу юлы ул үзенең беренче тапкыр гашыйк булуы, елавын һәм әтисенең аны юатуын яза.

"Тапкансың нәрсә өчен еларга! Андый кызларың синең әле күп булыр!" - дип әти мине үзенчә юатырга кереште. Ә мин: "Юк, мин яратсам, берне генә яратачакмын. Мин синең кебек булмаячакмын!" - дип җавап бирдем", - дип яза Данир.

"Кыскасы, миңа дәрт керә башлады. Әти сүзләре дөрес булып чыкты, бер генә түгел, бик күп кызлар ошый башлады. Әле ни өчендер миңа үземнән өлкәнрәк кызлар ошый иде. Тулай торакның беренче катында кибет ачтылар да, андагы сатучы янына көн саен 3-4 сәгатькә төшеп утыра идем. Әни берәр тәмле әйбер пешерсә дә, ризык күтәреп аны сыйларга чабам. Матур итеп аралашып утыра идек. Шуннан да рәхәте юк иде кебек. Хәзер дә шулай: минем өчен иң рәхәте - рәхәт кеше белән аралашу", - дип яза җырчы.

Фото: @danir_sabirov87

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров