Онлайн трансляция

Свернуть

"Милли премия" лауреатлары: моңлы итеп җырлыйлар, шәп итеп шаярталар

"Милли премия" лауреатлары: моңлы итеп җырлыйлар, шәп итеп шаярталар

https://tnv.ru

06 Декабрь 2021, 17:27

705

0

"Милли премия" лауреатлары: моңлы итеп җырлыйлар, шәп итеп шаярталар
ТНВ каналында чыгучы "Кәмит Җәвит" тапшыруында кунакта IX "Болгар радиосы" Милли премиясе оештыручылары һәм "алтын йолдыз" сынына дәгъва кылучы артистлар булдылар.

Тапшыру исә бик күңелле узды. Тапшыруның алып баручысы Җәвит Шакиров кунакларны биетте дә, җырлатты да, такмаклар да әйттерде. Кыскасы, бик матур гына капка төбендә кич утыру булды бу.

Тапшыруны "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" каналлары аша карый алмаган тамашачылар, чыгарылышны YouTube ТНВ Татарча каналы аша карый аласыз.

Исегезгә төшерәбез, 11 декабрь IX "Болгар радиосы" Милли премиясе тапшыру тантанасы узачак. Кызганыч, концерт быел да онлайн форматта узачак, әмма тамашачыларга күңелсезләнергә сәбәп юк, чөнки концертны "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" каналларында туры эфирда карап булачак. Шулай ук тантананы "Болгар радиосы" ешлыгында да тыңлап була. Биредә заманча смартфон да уйнатылачак. Барлык мәгълүматлар да биредә.

Фото: ТНВ

Комментарии 0

Аватар